Алмагачлар чәчәк ата

Алмагачлар чәчәк ата
Майның унбишләрендә,
Нәсыйхәт сүзләрем язам
Сездәй дус-ишләремә.

Алмагач чәчәкләренең
Исләре татлы икән.
Җимешләре дә чәчәктәй
Бик татлы булыр микән?

Тамырлары тирән китсә,
Кәүсәсе дә нык торыр.
Кәүсә нык булган агачның
Ботаклары күп булыр.

Ботакларын карап торсаң,
Алмагач чәчәк атар,
Агачын тәрбияләгән
Көзен җимешен ашар.

Дөньялыкта һәрбер кеше
Үз агачын үстерер,
Агачының җимешләрен
Кыямәт көнне күрер.

Ахыйрәттә алыйм дисәң
Җимешнең иң татлысын,
Дөньялыкта утыртып кал
Агачның иң затлысын.

Иң затлысы, иң татлысы
Иман агачы була.
Аны утырткан бәндәсен
Аллаһ бәхетле кыла.

Тормышыңда утырт, дустым,
Иман агачын тизрәк,
Аның татлы җимешләре
Һәммәбезгә дә кирәк.

Тәрбияләп тор син аны
Сәламәт булып үссен,
Тамырлары, ботаклары
Корып китә күрмәсен.

Тамырлары аның – гыйлем,
Ә кәүсәсе – ихласлык.
Икесен дә яхшы сакла –
Булсыннар корымаслык.

Гәүдәң кылган изге эшләр –
Агачның ботаклары,
Яхшы холык, күркәм әхлак –
Ихласлык тармаклары.

Гыйлем алсаң, ихлас булсаң,
Агачың да нык торыр.
Изгелекне күбрәк кылсаң,
Җимеше дә мул булыр!

Изгелекләр: намаз, руза,
Зикер-тәсбих, хаҗ, зәкәт.
Аларның татлы җимеше –
Аллаһыдан бәракәт.

Раббым разый булсын диеп
Башкарылса һәр эшең,
Аллаһ һич әҗәтле калмас,
Бирер татлы җимешен.

Средний рейтинг
0 из 5 звезд. 0 голосов.
Мой рейтинг:
24open
Если Вам понравилась данная статья - поделитесь с Вашими друзьями и товарищами в социальных сетях:

    Напишите ответ или комментарий

    Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.


    Вы можете использовать эти HTML теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>